Искитмәле! Тавык йомыркасы кадәр боз яуган
Бу атнада синоптиклар көчле яңгыр, давыл буласын кисәткән иде. 30 майда Башкорстанның берничә районында тавык йомыркасы кадәрле эре боз яуган. Берничә минут эчендә боз үсемлекләргә зур зыян салып өлгергән. Шулай ук чәчү мәйданнарына да зыян килгән дип фаразлыйлар, дип хәбәр итә ufatime.ru сайты.