World News

Ни булган: Наталья Орейроның тышкы кыяфәте шаккатыра [+ФОТО]

Аның соңгы фотолары бөтен дөньяга таралган, фанатлар аптырашта. 

Актриса чәчен яңача кистереп, тышкы кыяфәтен үзгәрткән. Кемнәрдер аны мактый, икенчеләр хурлый. Челка килешми генә түгел, ә Орейроны картайта да дип саный фанатлар.

Баксаң, бу адымга баруы Натальяның үз теләге түгел икән, бу кичектергесез чара. Ул яңа фильмда төшәргә җыена, Аргентина җырчысы Джильда булып уйнаячак. “Джильда: я  не жалею об этой любви” фильмының премьерасы 7 сентябрьдә – артистканың фаҗигале үлеменә 20 ел тулган көндә көтелә. 

Читайте на сайте