World News

“Иметь” сүзе белән Россиягә танылган Әлмәт тәрҗемәчесе үкенә [+ВИДЕО]

АГНИ укытучысы Роза Хөсәенова “иметь” сүзенең мәгънәсенә ачыклык кертте. 

Тәрҗемәче сүзләренең дөрес яңгыраш алмавы өчен үкенә. Аның әйтүенчә, Роза инглиз теленнән синхрон тәрҗемә ясау белгече түгел, шуңа да Дания кунагы фикерен сүзен сүзгә тәрҗемә иткән.

– Рус телендә “иметь” фигыле бер генә мәгънәгә ия, ул Ожегов сүзлегендә ачыктан-ачык язылган. Дөньяда башка бер генә сүзлектә дә, документта та аның башка мәгънәсе юк, – ди тәрҗемәче. – Мондый чыгышлар алдыннан без тәрҗемәне сөйләшеп куймыйбыз, барысы да турыдан-туры бара. Аның эчтәлеге болай иде: шәһәрнең мөмкинлекләре зур, аның перспектив компанияләре, мэры бар һәм аның үсеш алырга бөтен мөмкинлеге бар. Әлеге сүзләргә башка төрле мәгънә салулары кызганыч.

Читайте на сайте