World News

Чистайдагы янгын турында яңа мәгълүмат

Кичә көндез Чистайда Урицкий урамындагы бер йортта янгын чыга. 
 
Анда 1981 һәм 1983 елгы хатын-кызлар, 1984 елгы ир-ат, 2012 елгы кыз бала гәүдәләре табыла. Алар – хуҗабикә Наталья, аның белән бергә торучы Артем, хуҗабикәнең дус кызы Альбина, аның 4 яшьлек кызы Сабина.
 
Бүген бу факт буенча берничә яңа мәгълүмат пәйда булды. Бер көн алдан хуҗабикә, аның белән бергә торучы Артем янына баласы белән бергә бер хатын-кыз килә, аларда кунарга кала.
 
Икенче көнне күршеләре янгынны күреп, янгын сүндерүчеләрне чакыра. Якынча мәгълүматларга караганда, һәлак булучылар киселү-ярылу җәрәхәтләре нәтиҗәсендә үлә.
 
Чыганак: http://intertat.ru/

Читайте на сайте