World News

Балык Бистәсе районы Олы Мәшләк Сабантуе: Оештыру зурдан, бүләкләр мулдан (фотолар)

Олы Мәшләк авыл җирлеге Сабантуе урыны белән табигатьнең гаҗәеп тә матур бер почмагына урнашкан.
Яшел хәтфәгә төрелгән болынлык күз уңын алырлык. Транспортта килдең исә, куярлык урыны биниһая колачлы. Күренеп тора, хуҗалар әлеге бәйрәмгә ныгытып әзерләнгәннәр.Мәйдан үзенең бизәлеше белән олы бер Сабантуйны хәтерләтә. Оештыру эшләре зурдан башкарылган, бүләкләре мулдан әзерләнгән. Сабантуйның төп финанс ягын “ Шәмсетдинов” хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов үз өстенә алган. Якташлары һәм шушы җирлектәге эшмәкәрләр Ленар Гаянов, Әлфия Давлетшина, Марат Заһидуллин, Александр Киселев, Миләүшә Викторова, Тәлгать Мотыйгуллин, Тәгзимә Маннанаова, Люция Степанова, Павел Степанов, Рәсимә Галимуллина һәм башкалар матди ярдәм күрсәткәннәр. Иң сокландырганы, бәйрәмне оештыручылар халык өчен 30 га якын бәйге тәкьдим иттеләр. Бүләк алу нияте белән килгән һәркемгә Сабантуй истәлеге эләкте бу көнне. Иң зур бүләкләр, билгеле, көрәшчеләр өлешенә тиде. Яшьләр арасында бер тәкә батырын тапса, олылар өчен дә бер тәкә әзерләнгән булып чыкты.Тәкә янәшәсенә кыйммәтле кер юу машинасы, тузан суырткыч, сәгать тә өстәп бүләк иттеләр. Ә җиңүчеләргә килгәндә, 18 яшькә кадәрлеләр арасында Мамадыш районыннан килгән кунак егет Нурсил Мисбахов баш батыр булды.Икенче һәм өченче урыннарны Биектау авылыннан Ринат Гатауллин белән Айдар Гарипов бүлештеләр.  Нурсил әле өлкән көрәшчеләр арасындагы бәйгегә дә чыкты һәм өченче калды. Сабантуйның баш батыры исеменә көрәш Рәсәй чемпионы, спорт мастеры,  55 яшҗлек Шамил Маннанов белән Диблат Одинаев арасында барды.Очколар белән Шамил өстенлеккә чыкты һәм Олы Мәшләк, Югары Мәшләк, Бикчурай Чаллысы авылларының уртак Сабантуеның баш батыры булып калды.
  Бәйрәмне Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин алып барды. Ә Төркиядән килгән Халыкара конкурслар лауреаты Айгөл Туташ тамашачыга бер гөләм җыр букеты бүләк итте.Килгән кунаклар, хуҗалар үзләре дә сәхнә түренә бер- берартлы күтәрелеп кенә тордылар.
 
Вазыйх Фатыйхов,
Олы Мәшләк авылы.

Читайте на сайте