World News

4 кешене үтерүдә шикле адәмне сак астына алдылар [+ФОТО]

Чистайда дүрт кешене, шул исәптән бер баланы, үтерүдә шикле адәмне сак астына алу турында суд карары чыгарылды.

Чистай шәһәр суды 1992 елда туган Виталий Веревкинны 4 августка кадәр сак астында тоту турында карар чыгарды. Әлегә аңа гаепләү белдерелмәгән.


Исегезгә төшерәбез, 4 июньдә Чистайдагы бер йортта янгын сүндергән вакытта дүрт кешенең – ир-ат, ике хатын-кыз һәм бер кыз баланың мәете табылды. Җинаять эше кузгатылды һәм кайнар эздән шикле адәм тоткарланды.

http://intertat.ru/tt/

Читайте на сайте