World News

Испаниядәге яхтада үлүчеләрнең берсе – Казан кызы [+ФОТО]

Ишеткән булсагыз, 5 июньдә Испаниядә яхтада ике кешенең үле гәүдәсе табылган иде.

Яхтада вафат булучыларның шәхесләре ачыкланды. Алар – 28 яшьлек Ләйлә Солтангәрәева һәм 48 яшьлек Стефано Бертона. Социаль челтәрләрдәге мәгълүматларга караганда, Ләйлә чыгышы белән Казаннан. Мәскәү дәүләт идарә университетында белем алган. Аның юлдашы исә Италиянең Генуя шәһәре эшмәкәре булган.


Җирле матбугат чаралары язуынча, алар Испаниядә ял иткән, яр буендагы ресторанында кичке аш ашаган һәм, фаразлар буенча, яхтада вакытта ис тиюдән үлгәннәр.

 

 

http://intertat.ru/tt/

Читайте на сайте