World News

Балык һәм җиләк-җимеш урынына ипи белән сөт – ни булыр бу?

Моңа сәбәпче әлеге дә баягы – кризис.

Балык һәм җиләк-җимеш урынына россиялеләр хәзер сөт белән ипи сатып ала башлаган. Сыйфатка игътибар кимеп, азык-төлекнең очсызына өстенлек бирә башлаганнар. Моны аналитик кредит-рейтинг агентлыгы ачыклаган.

Билгеле, моңа сәбәп булып, халыкның кереме кимүе тора. Узган ел белән чагыштырганда керемнәр 4,7 % ка кимегән имеш. Әле белгечләр акчасызлык 2018 елга кадәр дәвам итәчәк дип белдерә.

Тамак туйсын өчен югары калорияле ризыкларга өстенлек арткан. Ипи, камыр ризыкларын күбрәк алалар икән. Балык, җиләк-җимеш, яшелчәләрне алуны күпләр киметкән. Он, ярмаларга, шикәр һәм майларга өстенлек сезон белән генә артыр диләр.

Зур кибетләр исә халыкның кибет маркасы астында чыккан очсыз ризыклар алуын белдерә. Гадәттә андый продуктлар 20–30% ка очсыз йөри.

Читайте на сайте