World News

Лениногорск табибы өчен тавыш бирик

Иске Куак авылындагы амбулатория мөдире Кудашкин Павел Ггригорьевич «Ак чәчәкләр 2016» республика конкурсында беренчел звеноның иң яхшы табибы номинациясе буенча катнаша.
Ул Казан дәүләт медицина институтын тәмамлап, 1972елда Лениногорск районы Иске Куак авылы участок хастаханәсенә табиб итеп билгеләнә һәм менә 40 ел инде шунда эшли. Мактаулы донор, Хезмәт ветераны, депутат буларак, иҗтимагый эш,  хәйриячелек белән шөгыльләнә. 
 
Хөрмәтле лениногорскилылар!
Сез якташыбызга ярдәм итә аласыз. моның өчен http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/golosovanie-ak-chchklr-2016.htm  ссылкасы буенча керергә,  «Лучший врач первичного звена» - Кудашкин Павел Григорьевич номинациясен сайларга кирәк.

Читайте на сайте