Әлмәттә нинди һава торышы булачак?
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кабат кисәтү белән чыкты.
Синоптиклар фаразлавынча бүген Татарстанда яшен булуы мөмкин, кыска вакытка көчле җил чыга. Көчәйгән вакытта көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк.
Әлмәттә боз яварга мөмкин.