Игътибар, Татарстанда боз яву ихтимал
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кабат кисәтү белән чыкты.
Синоптиклар фаразлавынча, иртәгә – 10 июньдә, Татарстанда яшен булуы мөмкин, кыска вакытка көчле җил чыга. Көчәйгән вакытта көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга (Казанда - 15-18 метр) җитәчәк.
Республиканың кайбер районнарында боз яварга мөмкин. Казанда боз яву ихтималы юк дәрәҗәсендә, диелә.
http://intertat.ru
Фото: tdnu.ru