World News

Балык Бистәсендә футбол ярышлары булды

Шушы көннәрдә район үзәгендә Балык Бистәсе районы беренчелегенә 10–13 яшьлекләр арасында футбол ярышы булды.

Анда биш команда катнашты. Беренче урынга ДЮСШ командасы чыкты. Икенче һәм өченче урыннарны Яңа Арыш белән Котлы Бөкәш командалары бүлеште. Шулай ук иң яхшы капкачы, иң яхшы саклаучы, иң яхшы һөҗүм итүчеләрне дә билгеләделәр. Җиңүче командалар акчалата премия белән бүләкләнде. Ярышны Илшат Шәймарданов иганәчелек иткән.  

Читайте на сайте