Лениногорскида #ПодпишиБлизких #ПодпишиРодителей акциясенә атказанган нефтьче Җәмил Хәйретдинов кушылды
Җәмил Фәтхетдинович - Татарстан Республикасының атказанган, "Татнефть" җәмгыятенең мактаулы нефтьчесе, күп еллар "Иркеннефть" идарәсендә профсоюз комитеты рәисе булып эшләгән кеше.
"Заман сулышы" газетына ул Түбән Чыршылы авылында яшәүче туганы Рафига апа Хәйретдинованы яздырды.
Исегезгә төшерәбез: әлге акциягә "ТАТМЕДИА" җәмгыяте җитәкчелеге тарафыннан старт бирелеп, республика җитәкчелеге, министрлар, шулай ук районыбыз җитәкчеләре кушылды. Ул 18 июньгәчә дәвам итәчәк. Сез дә кушылыгыз.