Әлки районының Базарлы Матак мәктәбе “Эко-яз” республика бәйгесе җиңүчесе булды
Базарлы Матак урта мәктәбе “Эко-яз” республика бәйгесе җиңүчесе булды.
Санитар-экология икеайлыгы чорында әлеге бәйгене республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үткәрде. Базарлы Матак мәктәбе укучыларының икеайлык барышында район үзәге урамнарын, елга буйларын, юл, посадка тирәләрен чистарту-җыештыру буенча башкарган эшләрен исәпкә алып, министрлык бу коллективны конкурсның “Экомәктәп” номинациясендә җиңүче дип тапты. Мәктәп ТР экология һәм табигый ресурслар министры Ф.Абдулганиев имзалаган Мактау грамотасы белән бүләкләнде.