World News

Фашист свастикасының нәрсә икәнен әлмәтлеләр белми?!

Күп очракта балалар фашистлыкның нәрсә икәнен белми һәм аның символикасын гади бер  рәсем итеп кенә кабул итә икән.

Интернет челтәренең барлыкка килеп киң таралуы кибертирәлекнең закон бозуда “катнашуына” китерде. Тагын бер әлмәтле уйламый эш йөрткәне өчен хөкемгә тартылды.  

16 яше тулмаган әлмәтле “Вконтакте” сайтында фашист свастикасы рәсемен урнаштыра. Ул бу гамәлнең закон нигезендә тыелуын хәтта белми дә.  Интернет челтәрендәге ашыгып куелган фото экстремизм чагылышы булып хуҗасын административ җаваплылыкка тартылуга сәбәпче була. 

Читайте на сайте