World News

Балык Бистәсе районы башлыгы Илһам Валеев сугыш ветераны Шәрип Вафинга бүләк итеп “Авыл офыклары” газетасын яздыртты

Агымдагы елның икенче яртыеллыгына газеталарга язылу барышында «Татмедиа” җәмгыяте “Якыннарыңа газета бүләк ит” исеме астында кызыклы акция игълан итте.

Аңа беренчеләр булып республика җитәкчеләре, Дәүләт Советы депутатлары кушылдылар. Районыбызда да әлегә чараны хуплаучылар шактый. Район башлыгы Илһам Валеев исә Тәб. Чаллы авылында яшәүче сугыш ветераны Шәрип Вафинга бүләк итеп “Авыл офыклары” газетасын яздыртты. Шәрип ага районыбызның иң өлкән сугыш ветераны. Шушы көннәрдә генә аңа 95 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллин исә Корноухово картлар йортына шундый бүләк ясады. Район икмәк кабул итү җитәкчесе Рафаэль Сафин да картлар йортына газета яздырды. Ә район баш врачы Мансур Китаев мондый изгелекне үзләренең ветераннары һәм коллектив шефлыкка алган сугыш ветераны Татьяна Макаровага күрсәткән.

Изгелек җирдә ятмый, гамәлләребез дәвамлы булсын!

Фото редакция архивыннан.

Читайте на сайте