World News

Иртәнге юл һәлакәте

Бүген иртәнге 6 да Азнакай-Мөслим-Әлмәт юл чатында юл һәлакәте теркәлде


 Таудан төшкәндә куркынычсыз тизлекне сакламаган йөк машинасының арткы ярымтаккычының тормозлары эшләмәү аркасында автофура юл читенә әйләнә.

Фурадан юлга пычкы чүбе тулы капчыклар тарала.

Юл һәлакәтендә ике кеше зыян күрә. Шоферны авыр хәлдә хастаханәгә алып китәләр.Пассажир җиңелчә җәрәхәтләр ала.

Читайте на сайте