World News

Ике баланы яшен суккан

Харьков өлкәсендәге бер авылда 12 яшьлек ике бала яшеннән зыян күргән.
Алар шәхси йорт янында уйнап йөргән була. Җирдә яткан балаларны әбиләре табып ала һәм ашыгыч ярдәм белән полиция чакырта.
 
Бер малай урында ук үлгән, икенчесе реанимациядә ята. Хәзерге вакытта табиблар исән калган малайның гомере өчен көрәшә.

Читайте на сайте