300 кеше агуланган
Шуның кадәр кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән инде.
Хәзер Украинаның Измаил шәһәрендә күпләп агулану нәтиҗәсендә карантин кертергә маташалар. Одесса өлкәсе башлыгы әйтүенчә, шуның кадәр агулану эчә торган суның пычрануы аркасында булган. Шәһәрдә 14 июньдә бер айлык дозадагы яңгыр яуган. Өч көннән эчәк-вируслы инфекция тарала башлаган.