World News

Әлмәттә кызыклы проект башланды

Ул “Шәһәрдә мәдәни мохит” дип атала. 

Исеменнән үк күренгәнчә, проект мәдәни тормышны җанландыруга, иҗатка әлмәтлеләрнең һәммәсен җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Проект “Татнефть” ААҖ  һәм район муниципалитеты ярдәме белән тормышка ашырыла. Кичә – беренче көнне проект алты урында барды. “Нефтьче” Мәдәният сарае каршында биючеләр чыгыш ясады, “Шәмсенур” паркында яшүсмерләр клубларына йөрүче балалар мәйдан тотты. “Яшьлек” паркында камера оркестры чыгышын рәхәтләнеп тыңладык. Шушы ук вакытта Ленин мәйданы да гөрләде. Театр артистлары чыгышлары һәрвакыттагыча озак алкышлар астында узды. Чехов урамында исә рәсем сәнгатен сөючеләр өчен мәйданчык эшләде. Шәһәр паркында районыбыз үзешчәннәре  җыелды. Проект һәр шимбә дәвам итәчәк. 

Читайте на сайте