Карелиядәге фаҗигадән яңа мәгълүматлар
Сямозеро күлендә туристлар утырган көймәләр шторм вакытында әйләнгәнен инде хәбәр иткән идек.
Көймәдә 26 кеше, шул исәптән 24 бала булган. Бүгенге көнгә 14 үлгән бала булуы билгеле. Һәлак булучылар Мәскәүдән. Бүген Карелиядә һәм Мәскәүдә матәм көне. Лагерь инструкторына карата җинаять эше ачылган. Һава торышының начараюы турында алдан хәбәр биргән булганнар.