World News

Алдагы атнада эссе һава, яшенле яңгырлар көтелә

20 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, күк күкрәүләр көтелә. Көньяк-көнчыгыштан искән җил яшен вакытында секундына 15-20 метр тизлеккә җитәргә мөмкин, дип кисәтә Татарстанның Гидрометеорология үзәге. 
 
Төнлә минималь һава температурасы 14-19 градус җылы, көндез 26-31 градуска кадәр эссе булачак.
 
Алдагы көннәргә  - 21-22 июньдә дә синоптиклар шундый ук һава торышы фаразлый. Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк. Яңгыр, яшен вакытында, җил көчәйгәндә кешеләргә урамда аеруча сак булырга өндиләр.
 

http://intertat.ru

Читайте на сайте