World News

Шәймиевләр Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтте

Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм аның хатыны Сәкинә ханым узган атнада Зөбәрҗәт туйларын – гаилә коруларына 55 ел тулуны билгеләп үттеләр. Алар 1961 елның 7 июнендә өйләнешкән.

Бу вакытта 24 яшьлек Минтимер Шәрипович Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, Мөслимнең ремонт-техник станциясендә инженер, ә Сәкинә Шакировна кооператив техникумнан соң икътисадчы булып эшләгән. Алар кич клубта биюләр вакытында танышканнар.

 

http://matbugat.ru/news/?id=15331

Читайте на сайте