Татарстанда давыл көтелә 22.06.2016 14:09 «Авыл офыклары» Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе һава торышының бозылуы турында кисәтә. Көн азагында һәм бүген кич, шулай ук 23 июньгә каршы төндә Татарстанда урыны-урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз явуы ихтимал. Давыл булуы да ихтимал. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга кадәр җитә. 23 июньдә көндез дә һава торышы тотрыксыз булачак. Урыны белән яшенле яңгыр, төньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә. http://www.almet-rt.ru