World News

Әлмәтленең Кара диңгездәге батырлыгы

Әлмәттә яшәүче Жалнина Наталья 22 июньдә көндез суга батучыны коткарган.

Ул герой-шәһәр Новороссийскида “Нептун” пляжында ял итә торган була. Шулчак Кара диңгездә батучы өлкән яшьтәге ханымны күреп ала да ярдәмгә ташлана. Шулай итеп ул 1947 елгы Галина Михайловнаны батып үлүдән коткарып кала.

Новороссийск шәһәре хакимияте батыр әлмәтленең мәгълүматларын алган. Аңа кыю гамәле өчен рәхмәт белдергәннәр.

Читайте на сайте