World News

Кызу көннәр чигенә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 24 июньдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Синоптиклар фаразлавынча, 30 градуслы кызу көннәр республикадан чигенә. Төнлә кыска вакытлы яңгырлар көтелә, көндез – явым-төшемсез.

 

Татарстанда һава температурасы төнлә – 13-18, көндез – 27 градус җылы булачак.
 

Казанда төнлә – 15-17, көндез – 23-25 градус җылы.

 

25 июньгә каршы төндә кыска вакытлы яшенле яңгыр явуы ихтимал. Һава температурасы – 12 градус җылы.

 

 

http://intertat.ru

Фото: picpic22.ru

Читайте на сайте