Кан басымы түбән булса
Югары кан басымы — гасыр авыруы. Ләкин гипотония — түбән кан басымы да шактый киң таралган. Бигрәк тә бу авырудан хатын-кызлар җәфа чигә икән: 30-50 проценты гипотониклар. Бу авырудан ничек дәваланырга соң?
Артериаль түбән кан басымы дип кан басымының терекөмеш баганасы ирләрдә 100/85, ә хатын-кызларда 95/65 мм дан түбән төшүе атала.
Иң нәтиҗәле дәвалау чарасы булып тамырларны чыныктыру тора. Аларны өй шартларында үзегезгә үткәрергә дә мөмкин. Моның өчен:
► һәр иртән контраст душтан соң йомшак сөлге белән сөртенергә;
► яхшы җилләтелгән бүлмәдә 5-7 минут дәвамында җиңелчә күнегүләр ясарга;
► көн дәвамында коры каты щетка белән бөтен гәүдәгә массаж ясарга;
► кичен ваннаны 10-18 градуслы су белән 20 см тирәнлектә тутырыгыз. 1-3 минут ваннада аяк табаны кисәк су өстенә чыгарлык итеп йөреп торыгыз. Аннан соң аякларны коры итеп сөртегез, йон оекбаш киеп аяклар җылынганчы бүлмәдә тиз генә йөрегез;
► каты чәй һәм кофе иң киң кулланыла торган чара. Шулай да бу эчемлекләрне күп кулланырга ярамый. 3 чокырдан да күбрәк кофеин куллану кире нәтиҗә бирә: йокы килә башлый;
► тамырларның эшчәнлеген лимонник, левзея, ал радиола, женьшень яхшырта. Даруханәдән аларның төнәтмәсен сатып алып, көнгә 2 тапкыр, ашарга 30 минут кала, иртә белән һәм төшке аш алдыннан 20 шәр тамчы төнәтмәне 1/4 стакан суга кушып эчәргә. Дәвалану 2-3 атна дәвам итә, аннан сон, 1 ай тәнәфес һәм дәвалану курсын кабатларга;
► мөмкин кадәр күбрәк җәяү йөрергә, йөзү белән шөгыльләнергә, велосипедта йөрергә, кышын чаңгыда шуарга. Спортның бу төрләре тамырларның эшчәнлеген яхшырта;
► олы юллардан ераграк булган урыннарда ял итәргә, саф һавада ешрак булырга;
► яхшырак йокларга, йокысызлыкны җиңү өчен теләсә нинди мөмкинлектән файдаланырга.
Витаминнарның чыганагы буларак яшелчә, җиләк-җимеш (кара карлыган, кара миләш, лимон, гөлҗимеш, кузгалак, сырганак, кишер), шулай ук мөгезле эре терлек бавыры, атланмай, йомырка, кета, осетр балыклары икрасы ашарга киңәш ителә.