World News

Авылларга клуб кирәк

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге республикада 30 дан артык программаны гамәлгә куйды. Әлеге күләмле һәм кирәкле программалар Әлмәтебездә дә тормышка ашырыла. Авыл клублары төзелеше – шуларның берсе.

Шунысын да билгеләп үтәсе килә, Татарстан - Россиядә барлык 23 федераль партия проекты  да эшләгән бердәнбер төбәк. Моңа өстәп әле тагын  9 региональ проект тормышка ашырыла. «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге партия проектлары Президент Рөстәм Миңнеханов стратегиясе куйган бурычларны чишүгә, ягъни халыкны социаль яклау, төбәкләрдә сәламәтлек саклауны, мәгариф, җәмәгать институтларын үстерү, тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Социаль яклауга аеруча зур игътибар бирелә.

«Авыл клубы» проекты – республика программасы. 2012 елдан 2015 елга кадәр республикада 186 клубы төзелде. Быел да 45 шушындый мәдәният учагын сафка бастыру планлаштырган.

Әлмәт районында бу күркәм программа ул гамәлгә ашырыла башланганнан алып биш авылны клублы итте. Быел Илтән-Бута авылы да, ниһаять, республика программасы ярдәме белән клублы булачак. Авыл халкы төзелеш башлануын зарыгып көтте. 80 нче елларда ачылган ике катлы Мәдәният йортын 2004 елда  куллануга яраксыз, ремонт ясарга ярамый дип тапкач, илтәнлеләр икекулсыз калгандай булды. Яшьләр кая барырга интекте. Аннан күршедәге Аппак авылы клубына, шәһәрнең үзенә йөрергә тотындылар. Әти-әниләрнең кайгырып торуларын аңлый торгансыздыр. Китапханә шәхси бер йортка күчте.

– Клуб юк дип, төшенкелеккә бирелмәдек. Барлык чараларны уздырдык. Сүз дә юк, халык белән очрашу, концертлар куяр өчен урын булмау кыен. Балаларга да түгәрәкләр кирәк. Хәзер мәктәп тә юк бит. Авылыбызның халык исемен яулаган керәшен ансамбле дә бар. Ул районда барлык чараларда чыгыш ясый. Ел саен республика күләмендә үткәрелә торган Питрау бәйрәменә бара. Быел да чакыру алдык. Ансамбльгә репетецияләр уздыру да бер проблема иде, – диде составында Илтән-Бута да булган Аппак авыл җирлеге башлыгы Валентина Горбунова.

Авылларда клублар биредә яшәүчеләр санына карап төзелә. Илтән-Бутада 375 кеше яши. Яңа клуб 50 урынга исәпләнгән. Республика бюджетыннан аны төзүгә 5,4 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Авыл җирлеге башлыгы подряд оешмасының эшеннән канәгать. «Үзебезгә йорт җиткергән кебек хис итәбез», ди ул шатланып. Клубны 20 июльгә тапшыру күздә тотыла. Китапханә дә биредә булачак. Эшләр хәзер эчке якта гына калып бара. Ишек-тәрәзәләр куелган, сәхнә ясалган, стеналар сыланган, су кертелгән, канализация ясалган. Район бюджеты да территорияне төзекләндерү өчен, су, газ, электр челтәрләре белән тәэмин итүгә 1,5 миллион сум тирәсе өлеш чыгарган.

Күп функцияле үзәк дип аталган әлеге мәдәният учреждениесе төзелү – авыл тормышында зур вакыйга. Аны куллануга тапшыру тантанасын олысы да, кечесе түземсезләнеп көтә.

Читайте на сайте