Игелекле эстафетага “Әлмәт таңнары” да кушылды
Районның имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов инициативасы белән изге Рамазан аенда “Игелеклелек эстафетасы” хәйрия акциясе игълан ителгән иде. Әлеге акциягә “Әлмәт таңнары” газетасы редакциясе коллективы да кушылды.
“Знамя труда” газетасыннан эстафетаны кабул итеп алып, бүген без дә чираттагы тапкыр өлкәннәрне сөендердек. Хуҗалык һәм көнкүреш әйберләре тутырылган капларыбызны һәркем шатланып, рәхмәтләр әйтеп кабул итте. Өлкәннәребезнең күбесе намаз укый булып чыкты. Арада ураза тотучылар да бар. Тәгъзимә апа Газизова ялгызы яши икән. 76 яшьлек пенсионер 10-15 көн элек кенә сеңлесен җирләгән. Бик кайгылы чагына туры килдек. Бераз гына булса да аның күңелен күтәрә алуыбызга нык сөендек.
Рәсимә Нәҗмиевага 86 яшь тула. Ул да ялгызы гомер кичерә. Рәсимә апа безнең “Әлмәт таңнары”ның даими укучысы да булып чыкты. Бер генә намазын да калдырмаган апа газетаның да һәрбер санын укып бара. Хат ташучысына рәхмәтен җиткерергә дә онытмады ул форсаттан файдаланып.
83 яшьлек Һаҗирә апа Гыйльманова 23 ел ялгызы яши. “Сәламәтлек мөмкинлек биргәндә уразаны тотарга кирәк” – ди ул һәм үзе дә уразага кергән. Калган өлкәннәр дә безне шәһәр-район тормышы белән танышып барулары, динебезне, телебезне саклаулары шатландырды. Озын гомерләр, сәламәтлек бирсен үзләренә.
"Игелеклелек эстафетасы"нда һәркем катнаша ала. Акция хакындагы фотосурәтләрне инстаграмга #ЭстафетаДобраАльметьевск хештеге астында урнаштырырга була.