Кызу көннәрне салкынча һава торышы алмаштыра
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 28 июньдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Синоптиклар фаразлавынча, бүген кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә, яшен вакытында секундына 15-18 метрга җитеп көчәергә дә мөмкин.
Көндезге һава температурасы Татарстанда – 15-20.