World News

Әлмәт уртасында ДТП теркәлде

Узган пәнҗешәмбе кичендә Әлмәттә зур юл-транспорт һәлакәте теркәлде.

Чехов урамындагы 19 нчы йорт каршында "Ниссан Альмера" белән "Митсубисси Оутлендер" бәрелеште. Беренче машина Чернышевский урамы ягыннан К.Цеткин урамына таба бара торган була. Чехов-Белоглазов урамнары юл чатында светофорның тыю утына карамастан туктамый һәм Толстой урамы ягыннан Маяковскийга таба бара "Митсубисси Оутлендер" белән бәрелешә. Нәтиҗәдә "Митсубиси Оутлендер" руле артындагы хатын-кызны медсанчастька озаталар.

Читайте на сайте