World News

Гает намазының вакыты билгеле булды

Быел Ураза гаете 5 июльгә туры килә. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укыла.

Мәчетләрдә бәйрәм вәгазе 6:30 сәгатьтә башлана, ә сәгать 7дә гает намазы укылачак.

Төп бәйрәм чарасы Казанның Галиев мәчетендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узачак. "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында Ураза бәйрәме чарасыннан туры трансляциясе дә булачак.

 

http://intertat.ru

Фотосы: http://i1.tatar-inform.ru/image/2014/07/yraza_bajram_Kyl_Sharif.jpg

Читайте на сайте