КАБАКТАН МАНТЫЙ
Кирәк:
Фарш өчен:
- 500 г сарык яки сыер ите;
- 500 г кабак;
- 4 баш суган;
- тоз, борыч, су, сарымай.
Камыр өчен:
- 600 г он;
- 200 мл су;
- тәменчә тоз.
Кабакны кабыгыннан, орлыкларыннан арындырырга. Ваклап турарга. Фаршка суган, тоз, борыч, бераз гына су, сарымай салып, кабак кушып болгатырга. Камыр басып, мантыйлар ясарга. Парда 45-50 минут пешерергә.