"Татмедиа" җитәкчесе Андрей Кузьминның кыз туганы "Mrs. Planet-2016" конкурсында җиңү яулады
Кичә Андрей Кузьминның туган көне. Әлеге җиңү – иң зур бүләкләрнең берсе булгандыр.
Татарстан тарафыннан бу мәртәбәле конкурста җиңү – әлегә тәүгесе. Рада Кузьмина Украина, Македония, Сербия, Эстония, КАР, Һиндстан, Австралия, Малайзия, Болгария һәм Сингапурдан килгән катнашучылар арасында матурлыгы һәм таланты белән алдынгылыкка чыкты.