Балык Бистәсе районында 18 сентябрендә өстәмә сайлаулар үтәчәк
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе территориаль сайлау комиссиясе
ХӘБӘРЕ
5 номерлы бер мандатлы сайлау округы буенча Шеморбаш авыл җирлеге Советы депутатының, 5 номерлы бер мандатлы сайлау округы буенча Урахча авыл җирлеге Советы депутатының, 5 номерлы бер мандатлы сайлау округы буенча Трой-Урай авыл җирлеге Советы депутатының, 4 һәм 6 номерлы бер мандатлы сайлау округы буенча Зур Мәшләк авыл җирлеге Советы депутатларының, 5 һәм 6 номерлы бер мандатлы сайлау округы буенча Олы Кульга авыл җирлеге Советы депутатларының, 6 номерлы бер мандатлы сайлау округы буенча Бәтке авыл җирлеге Советы депутатының вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле, “Россия Федерациясе гражданнарының сайлау, референдумда катнашу хокукларының төп гарантияләре турында”гы Федераль законның 10,24,71 маддәләренә 5,6 пунктларына, Татарстан Республикасы Сайлау Кодексының 107, 123 маддәләренә туры китереп, территориаль сайлау комиссиясе 2016 елның 27 июнендә
-5 номерлы бер мандатлы сайлау округы буенча Шеморбаш авыл җирлеге Советы депутатын;
-5 номерлы бер мандатлы сайлау округы буенча Урахча авыл җирлеге Советы депутатын;
-5 номерлы бер мандатлы сайлау округы буенча Трой-Урай авыл җирлеге Советы депутатын;
-4 һәм 6 номерлы бер мандатлы сайлау округы буенча Зур Мәшләк авыл җирлеге Советы депутатларын;
-5 һәм 6 номерлы бер мандатлы сайлау округы буенча Олы Кульга авыл җирлеге Советы депутатларын;
-6 номерлы бер мандатлы сайлау округы буенча Бәтке авыл җирлеге Советы депутатын 2016 елның 18 сентябрендә
өстәмә сайлаулар билгеләү турында карар кабул итте.
Фотосы: vologda.rusplt.ru