World News

Татарстанда 6 нчы кат тәрәзә кәрнизеннән пенсионер картны коткарырга туры килгән [+ФОТО]

Гадәттән тыш хәл Казанның Кол Гали урамындагы 1 нче йортта булган. Гадәттән тыш хәлләр министрылыгы коткаручылары йортның 6 нчы катындагы тәрәзә кәрнизендә утырган картны үлемнән коткарган.

Өлкән яшьтәге ир-ат коткаручыларга сөйләвенчә, аны фатирда оныгы өстеннән бикләп чыгып киткән. Картның урамга чыгасы, һава сулыйсы килгән. Әмма тәрәзә төбенә менеп утыргач, кире керергә хәле калмаган – аяклары оеган, башы әйләнә башлаган.

 

Картны автобаскычлар ярдәмендә дә коткарып булмаган – йорт каршындагы ут чыбыклары, янәшәдә калдырылган машиналар комачау иткәнлектән аны 5 нче катка кадәр генә күтәртеп булган. Шуннан коткаручылар ишекне ватып фатирга узган һәм картны коткарганнар.

 

http://intertat.ru/tt/

Читайте на сайте