Әлмәтне корт баса?
Әлмәттә Зарипов проспектындагы 5 нче йортта яшәүчеләр “Халык контроле”нә чаң суга.
Алар ишегалдындагы балалар мәйданчыгында җирдә яши торган умарта кортлары күп булудан зарлана. Зарны ишетеп, комны казып киткән булганнар. Әмма кортлар һаман да бетмәгән.