Коръәни-Кәрим аятьләрен уку – Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу.
Мәгънәләрен аңламасаң да, аларны барыбер укырга кирәк, чөнки бу – Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү юлы. Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә сәхабәләренә: «Коръәни-Кәримне укыгыз, Кыямәт көнендә ул үзен укучыга яклаучы булыр», – дигән.
Коръәни-Кәримне дөрес укырга өйрәнгәч, мөмкинлегегездән килгәнчә, абруйлы галимнәрнең Коръән тәрҗемәләрен һәм тәфсирләрен укыгыз. Аятьләрне үзегезчә аңлатырга тырышмагыз, үз фикерегезгә генә таянып, ашыгыч нәтиҗәләр ясамагыз.
http://shahrikazan.com/