Европа чемпионатында бер гол да кертә алмаган Россия футболчылары Монте-Карлода бәйрәм итә [+ВИДЕО]
Instagram социаль четәрендә Россия футболчылары Александр Кокорин һәм Павел Мамаев белән бәйле видео пәйда булды. Алар Монте-Карлода уздырылган кичәдә миллионнарын тамчы да кызганмый.
Видеода күренгәнчә, Россия гимны астында кунакларга берничә дистә шешәдә шампан шәрабе чыгарыла. Life басмасы язуынча, Россия футболчылары 500 шешә шәраб өчен 250 мең евро чамасы акча сарыф иткән. Ә футбол буенча Европа чемпионатында Россиянең әлеге миллионер футболчылары икесенә бер гол да кертә алмаган иде. Нәтиҗәдә Россия хурлыклы рәвештә турнирдан төшеп калды.
Павел Мамаевның әлеге кыланмышлары өчен "Краснодар" клубы чара күргән инде – уенчыны яшьләр составына күчергәннәр. Моннан тыш уенчыга штраф та түләргә туры киләчәк.