World News

Әлмәттә гаилә көнендә 11 яңа гаилә оешачак

Быел Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне җомгага туры килә.

8 июль көнне Әлмәттә 11 пар үзләренең никахларын терки. Бәйрәм чаралары көне буе дәвам итәчәк. Үрнәк гаиләләрне олылау шәһәр паркы сәхнәсендә була. “Мәхәббәт һәм тугрылык” медальләрен, икенче һәм өченче балаларын  табучыларга ана капиталы сертификатларын тапшыру да каралган.

Бәйрәм уңаеннан очрашулар, гаилә темасына сөйләшүләр, викториналар  яшүсмерләр клубларында да үтәчәк. Әлмәт картиналар  галереясында агач уенчыкларны бизәү буенча мастер-класслар оештырылачак.

Читайте на сайте