Әлмәттә иң яхшы һөнәр ияләре ачыклана [+ФОТОЛАР]
Предприятиеләрдә һөнәри осталык бәйгеләре дәвам итә. «СМП-Нефтегаз» ачык акционерлык җәмгыятендә хезмәт куючылар арасында да һөнәрләре буенча иң яхшыларны ачыклау бара.
Һөнәри осталык бәйгеләре тәҗрибә уртаклашу, камилләшү мәйданы гына түгел, ул производство нәтиҗәлелеген күтәрүгә, профессиональ үсешкә зур этәргеч тә. «СМП-Нефтегаз» предприятиесендә берара туктап торган әлеге конкурс генераль директор Олег Шабалин инициативасы белән кабаттан яңартылган һәм ул күркәм традициягә әйләнгән. Быел бәйге тагын да киңәя төшкән – анда катнашучы белгечлекләр саны арткан.
Агымдагы елда бәйгене транспортчылар башлап җибәрде. Автомобиль ремонтлау буенча слесарьлар, җиңел һәм йөк машиналары шоферлары арасындагы көрәш кискен барды. Жюрига җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады. Слесарьлар арасында беренче урын Илнур Шакировка бирелде. Ә шоферлардан иң остасы булып Дмитрий Николаев танылды.
Транспортчылардан эстафетаны пешекчеләр кабул итеп алды. Быел «СМП-Нефтегаз» кафесында эшләүчеләр беренче тапкыр мондый бәйгедә катнашты. Ике командага бүленгән пешекчеләр үзләренең, чыннан да, аш-су остасы булуын раслады. Алар әзерләгән сый-нигъмәтләр күз явын алырлык та, телеңне дә йотарлык иде.
– Мин өй эшенә кечкенә гөбәдияләр пешереп килдем. Ә бәйге барышында катлы камырга букча рәвешендә төреп әзерләнгән бәрәңге һәм тавык ботыннан торган «Сюрпризлы капчык» тәкъдим иттем. Командада бергә булган иптәшем Айзара Рәхимьянова кош теле белән бәлеш пешерде. Гомумән, мин татар халык ашлары әзерләргә яратам, – диде пешекчеләр арасында беренче урынны алган Фәүзия Сабитова. – Мондый конкурслар пешекчеләр арасында да кирәк дип уйлыйм. Башкаларның нәрсә әзерләгәнен күрәсең, нинди дә булса яңалык аласың, кайберләрен кафеның көндәлек менюына да кертергә була.
Аннан соң көрәш аланы «СМП» компаниясе төркемендәге нефтьчеләргә күчте. Нефть-газ чыгару идарәсе һәм «Трансойл» ҖЧҖ хезмәткәрләре, һәр елдагыча, бу юлы да каушап калмады. Иң яхшы исемен 40 тан артык хезмәткәр дәгъвалады. Бәйге сигез номинация буенча узды. Гадәти көннәрдә үз эшләрен кулларын кулга йоктырмый, җиренә җиткереп эшләүчеләр арасында гадәттә көндәшлек вакытында югалып калучылар булгалый. Яхшы нәтиҗәгә ирешәсең килсә, бәйге барышында игътибарлы булу, кабаланмау, фикереңне туплый белү, биремне тиз һәм сыйфатлы итеп башкару кирәк. Җиңү нәкъ менә шундыйларга да елмая да. Нефть һәм газ чыгару операторлары арасында иң җитезе һәм остасы булып Заһир Миннебаев (ЦДПНГ) танылды. Тозсызландыру һәм сусызландыру җайланмалары операторлары арасында җиңүне Сергей Левенко яулады. Химик анализ ясау лаборантлары арасындагы ЦДПНГның нефть әзерләү узелында хезмәт куючы Ирина Савченкога, нефть чыгару объектларында эшләүче ремонт-сервис участогы слесарь-ремонтчылары бәйгесендә Михаил Селезнев, товарный операторларыннан Владимир Иргубаев беренче урынга чыкты. Предприятиенең КИП А һәм УИТ ПА слесарьлары арасындагы бәйгедә җиңү Андрей Леонтьевка, бораулау бригадаларыннан Илдар Хәбибуллинга елмайды. ЦКПРС бригадаларыннан беренче урынны Сергей Ледяев, Кави Закиров, Николай Кузьмин, Владислав Павлов алды.
Июнь азагында үзләре арасыннан иң яхшы һөнәр ияләренең кемлеген ачыкларга «СМП-Нефтегаз» ААҖ энергетика идарәсенең электр җиһазларын ремонтлаучылар һәм электр җиһазларына хезмәт күрсәтүчеләр җыелды. Ике этаптан торган бәйге барышында конкурста катнашучылар «Мин ни өчен бу һөнәрне сайладым? » темасына тәкъдирләү, визит карточкасын да күрсәтергә тиеш иде. Теория тәмамланганнан соң алар үзләрен эштә күрсәтергә кереште. Бирем җиңел түгел - алга электр двигателен кабызу схемасын җыю, аварияле ситуацияне бетерү бурычы куелган. Жюри бәйгенең кызыклы, электромонтерларның һөнәри осталыкларын тагын да күтәрергә тырышулары чагылуын билгеләп үтте. Биредә Рәшит Гәрәев җиңүче булып танылды.
Шунысын да билгеләп үтәсе килә, бәйгеләрнең һәммәсендә дә хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгына да зур игътибар бирелде. Тагын да мөһимрәге – бәйгеләрдә тәҗрибәле һөнәр осталары белән берүк вакытта күптән түгел генә эшли башлаган хезмәткәрләргә дә үзләрен күрсәтү, сынап карау мөмкинлеге тудырыла.