World News

Әлмәтлеләр бушлай коймак, пылау, кымыз белән сыйланды [+ФОТОЛАР]

Сишәмбе көнне барлык мөселманнар ислам дөньясындагы иң олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Ураза гаетен билгеләп үтте. Әлмәттә дә аны зурлап бәйрәм иттеләр.

Быел Рамазан ае кызу көннәргә туры килде. Шуңа да карамастан, күпләр уразаларын калдырмады, таң атканнан башлап кояш батканчыга кадәр ашаудан, эчүдән, начар уйлардан арынып торды. Ә инде бәйрәм иртәсендә алар Үзәк мәчеткә гает намазына җыелды. Районның имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов бәйрәм вәгазендә Рамазан аенда ураза тоуның сабавы турында сөйләде. Ул Татарстанның Диния нәзарәте рәисе һәм мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм белән котлаган телеграммасын да укыды.

Мөселманнарны изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан район башлыгы Айрат Хәйруллин да тәбрик итте. Бу чорда байтак кына игелекле гамәлләр кылынды. Район башлыгы аларның башка айларда да дәвам итүен теләде. 

Чыгышлардан соң гает намазы һәм тоткан уразалар кабул кылынсын дип дога укылды. 
Бәйрәм намазлары шәһәр һәм районның башка мәчетләрендә дә үтте. Төштән соң бәйрәм шәһәр паркына күчте. Паркта аяк басар да урын юк иде дисәк, бер дә ялгыш булмас. Хәтта якын-тирә авыллардан килүчеләр дә күзгә чалынды. Биредә олылар һәм балалар өчен тамаша әзерләнгән иде. 

Килгән кунакларны тәмле исләре таратып пешкән пылау каршы алды. Биш урында куелган кайнар пылаудан авыз итәр өчен һәркайда су буе чират җыелды. Халык пылауны мактап ашап кына калмады. Минем игътибарымны бер ханымның аны сумкасына салып килгән контейнерга бушатып утыруы да җәлеп итте. Башта бик гаҗәпләндерсә дә, бераздан изге сүзләр белән пешерелгән ризыктан гаиләдәгеләрен дә авыз иттерәсе килгәндер инде дип уйлап куйдым. 

Менә шундый мизгелләр белән башланып киткән бәйрәм ахыргача күңелле дәвам итте. Биредә дә Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов әлмәтлеләргә һәм калабыз кунакларына күтәренке кәеф, киләчәк көннәргә иминлек, хәерле тормышлар, матур гамәлләр һәм гыйбадәтләр кылып, кылган гамәлләрнең сабавын күреп яшәргә насыйп итүен теләде. 

Ураза бәйрәме бүләкләргә бай булды. Кайбер бәйгеләр алдан ук игълан ителгән иде. Мисал өчен, Үзәк мәчет янында телефондагы фотоаппаратка үз- үзеңне фотога төшереп, мәчет сайтына җибәрергә кирәк иде. Кем күп тавыш җыя – шул җиңүче. Иң күп тавышны Сухрат Сираҗетдинов җыйган булып чыкты. 300 дән артык тавышка ия булган шәһәрдәшебез 5 мең сум акча белән бүләкләнде. Икенче-өченче урын яулаучыларга да акчалата саллы бүләкләр бирелде. 
Парк сәхнәсе буш тормады. Корьән сүрәләре, хәдисләр уку буенча да, башка төрле дә бәйгеләр оештырылды. Җәен Үзәк мәчеттә лагерь эшли. Үзләрен актив итеп күрсәткән шәкертләр дә бүләкле булды. 
Уеннарда, викториналарда, спорт ярышларында катнашучылар да күп булды. 
Ураза гаетендә һәр мөселман гаиләсендә коймак пешерелә. Паркта да бәйрәм коймагыннан авыз итү мөмкинлеге тудырылды. Кымызны да күз ачып йомганчы эчеп бетерделәр. Һәм боларның барысы да бушлай иде. Балаларга да игътибар зур булды. Алар сыйланып, бүләкләр алып, аттракционнарда атынып, рәхәтләнеп ял итеп таралышты. 
Икенче көнне Үзәк мәчеткә күзләре начар күрүчеләр һәм ишетмәүчеләр чакырылды. Алар өчен дә Ураза бәйрәме оештырылды.

Читайте на сайте