World News

Татарстанда һава торышы кискен үзгәрә: боз яварга мөмкин

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының бозылуы турындагы кисәтү таратты. Кисәтү 9 июльдә 9:00 сәгатьтән 10 июльнең 6:00 сәгатенә кадәр гамәлдә булачак.
 
Синоптиклар фаразлавынча, 9 июльдә көндез һәм 10 июль төнендә яшен, көчле һәм бик көчле яңгыр, тизлеге секундына 15-20, хәтта 25 метрга кадәр җитәчәк көчле җил көтелә.
 
Кайбер районнарда боз яву ихтималы да зур.
 
http://matbugat.ru

Читайте на сайте