World News

Дару үләннәре

Яз көне иң беренче булып тузганак, кычыткан, үги ана яфрагы, бака яфрагы чыга. Шуларны турап, үсемлек мае кушып, салатлар ясап ашасаң да файдасы була.

Тузганак ачы булганга, аны тозлы суда тотарга кушалар. Салатка тоз салмасаң да була, тузганакның әчесе җитә аңа. Канлы үләнне (чистотел) кулланырга кушучылар да байтак. Аны май-июнь аенда, чәчәк аткач җыясың да иттарткыч аша чыгарып согын аласың. Сокны берничә тапкыр мамык аша уздырып, шешәгә тутырып куярга кирәк. Шешә башына резин бармакча кидерәсең. Ашарга 20 минут кала бер чәй кашыгы шул сокны эчүнең (агулы үлән булса да) файдасы бар. Ашказаны-эчәклек юлларын чистарта. Кипкән яфракларын чәйгә дә кушкалыйм. Артык күп кулланырга ярамый, гәрәбә - янтарь төсенә керерлек итеп ясалса, шул җитә. Түндербаш (болиголов) та агулы үлән санала. Аны яман шеш авыруларын дәвалаганда кулланалар. Канлы үләннең көче җитмәгәндә, түндербашны файдаланып карыйлар. Аны чәчәк аткан, яшь орлыклы вакытында җыярга кирәк. Шулай ук иттарткыч аша чыгарып, согын 70 процентлы спиртка су кушып ясалган катнашмага саласың.

Каз үләне, аны икенче төрле бәбкә үләне дип тә атыйлар, файдалы. Ул сидек юлларында таш утыруны булдырмый. Аны яз көне салатка да кушып ашасаң яхшы. Әле менә ат кузгалагы тамырын кулланып карарга тәкъдим иттеләр. Ул да ташларны эретә икән. Тамырын казып алып, бер 100 грамм тамырны өч литр суда 15-20 минут кайнаталар да суытып берәр стакан эчәләр. Чәйгә тагын кипкән миләш, гөлҗимеш, гөлбадран (пижма), меңъяфрак саласың.

Үләннәрне кулланыр алдыннан табиб белән киңәшергә онытмагыз.

Читайте на сайте