Төркиягә юллар ачылгач, башка популяр курортларга юллама бәяләре төшкән
Төркиягә юллар ачылу башка популяр курортларга юллама бәяләренең төшүенә китергән.
Соңгы бер атна эчендә 10-11% кадәр бәяләр төшү күзәтелгән. Кипрда - 30%, Туниста - 15%, Грециядә 5%ка ял итәргә теләүчеләрнең саны кимегән. Белгечләр Төркия юнәлешенә дә сораулар 45%тан 25% кадәр азаюы турында хәбәр итә. Бу - Төркиягә чартер рейсларын тыю белән аңлатыла.