Россия теннисчысы Мария Шәрәпова 5августта Рио-де-Жанейрода старт алачак Олимпия уеннарында катнаша алмаячак.
Лозаннадагы спорт арбитраж суды (CAS) Шәрәпованың допинг куллану буенча апелляция карарын чыгаруны 19 сентябрьгә калдырган.
Иң мәртәбәле Grand Slam сериясе буенча 5 тапкыр турнир чемпионы булган Мария Шәрәпова гыйнвар аенда Австралиядәге чемпионат вакытында допинг-тестны үткәндә, организмында тыелган мельдоний препараты табылып, ике елга дисквалифицияләнде.
14 июньдә әлеге вакытны кыскарту яки кичектерүне таләп итеп ул апелляциягә биргән иде.
http://shahrikazan.com/