Бикчурай авылында яшәүче Зөлфия Миневәгыйз кызы Ахсанованың 12 июлдә 50 яшьлек юбилее
Кадерле кешебез! Юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз.
Озын гомер, саулык-сәламәтлек, гаилә тигезлеге телибез. Һәрвакыт кешелекле, олы йөрәкле, ярдәмчел булуың өчен без сиңа чиксез рәхмәтлебез. Балаларыгызның игелеген күреп, җизнәбез Әлфрит белән пар канатлар булып, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Туган көнең-юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Иң изге теләкләр белән: туганнырың - Исламия-Галимулла, Нурислам-Рамилә, Вахит-Гөлфизә, Рузалия-Марат. Безнең теләкләргә әниең Сәвия, әтиең Миневәгыйз һәм балалар да кушыла.