World News

Чүпкә бәяне арттырганнар. 500 сумга

Татарстан Экология министрлыгы табигатьне саклау законнарын бозучыларны ачыклау буенча эшне дәвам итә.

Андый фактларны күреп алып, фотога яки видеога төшереп, министрлыкка хәбәр итүчеләргә түләнә торган акча суммасын 1000 сумнан 1500 гә кадәр арттырганнар.

Файдалы казылмаларны законсыз чыгару, санкцияләнмәгән чүплекләрдән тыш, хәзер гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның ярларына керүне чикләүчеләр, шулай ук су саклау зонасында хуҗалык һәм башка эшчәнлек алып бару режимын, туфракны бозучылар турында да хәбәр итәргә мөмкин.

Читайте на сайте