Әлмәттә 15 июльдән тариф арта
Әлмәттә шәһәр транспортында йөрү бәяләре арта.
Бу хактагы хәбәр дүшәмбе киңәшмәсендә «Әлмәт пассажирлар автотранспорты производство берләшмәсе» директоры Павел Кириченко чыгышында яңгыраган.
15 июльдән билет бәясе кулдан түләгәндә 20 сум, электрон юл йөрү картасы белән түләгәндә 18 сум тәшкил итәчәк.