World News

Әлмәт кызы – җиңүче

Казанда «Алтын каләм – Золотое перо 2016» XXI республика балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленә йомгак ясалды.

Анда 38 муниципаль берәмлектән 300 дән артык заявка кергән булган. Биш көн дәвамында 110 конкурсант төп приз – Гран-при өчен бил алышкан.

«Алтын Каләм – Золотое перо» җиде юнәлеш буенча уза: рус матбугаты; татар матбугаты; фото берләшмәсе; радио берләшмәсе; телевизион берләшмә; pr һәм җәмәгатьчелек белән элемтә; дизайн һәм басманы версткалау.

2016 елгы җиңүчеләр арасында Әлмәт кызы Камилла Гәрәева «Рус телендә иң яхшы мәкалә өчен» I дәрәҗә дипломга лаек булган.

Читайте на сайте